Әнкәемнең төшләре

Төшкә керә сагындырып,
Әнкәем, бәлешләрең,
Балакаем, багалмам, дип
Иркәләп дәшүләрең.

К у ш ы м т а:
Юрадың, әнкәй, юрадың
Балачак төшләремне.
Сагындырып син бүген дә
Керәсең төшләремә.

Төшкә керә әнкәемнең
Чишмәдән кайтулары,
Сагынып кайткан чагымда,
Сөенеп каршылавы.

К у ш ы м т а.

Син булмагач, әнкәй, хәзер
Юраучы юк төшемне.
Соң аңладым – югалтканмын
Иң кадерле кешемне.

К у ш ы м т а.