Онытылмый икән

Үз-үземне һаман юатамын,
Оныттым дип сине күптәннән.
Ник төшемә кереп йөдәтәсең?
Тавышыңны ишетәм үткәннән.

К у ш ы м т а:
Онытылмый икән тәүге ярлар.
Яшьлегемнән килә бер аваз.
Сөям дигән назлы сүзең генә
Үткәннәрдән килгән кайтаваз.

Үз-үземне һаман юатамын,
Күрешербез диеп кабаттан.
Сиңа бүген гөлләр бүләк итә
Башка берәү, сине яраткан.

К у ш ы м т а.

Мин яратам сине һаман, дим,
Чакырмачы, зинһар, яшьлегемә.
Без барыбер бергә булалмадык,
Кермә инде, кермә төшемә.

К у ш ы м т а.