Парсыз бәхет – ярты бәхет бит ул

Ялгыз аккошларны күргән саен,
Сине уйлап җаным сызлана.
Парсыз калдың гомер уртасында,
Сөеп, сөелеп гомер узганда.

К у ш ы м т а:
Пар аккоштай сөелеп дөньялыкта
Язмаган шул гомер узарга.
Парсыз бәхет – ярты бәхет бит ул,
Парлы бәхет телим дусларга.

Хәлләреңне ничек җиңеләйтим?
Теләсәм дә ярдәм италмам.
Парсызларның канатлары сынык,
Түземлекләр сиңа бир, Аллам.

К у ш ы м т а.

Ялгыз аккошларны күргән саен,
Юксынасың син дә парыңны.
Бик авырдыр сиңа парсыз тормыш,
Югалттың шул сөйгән ярыңны.

К у ш ы м т а.