Сөям, диеп кабат дәшәрмен

Ап-ак карда салган безнең эзләр
Ак иде бит, нигә каралды?
Саф иде бит минем сөю хисе,
Ник йөрәккә салдың яраны?

К у ш ы м т а:
Аклык көтәм яңа яуган кардан,
Сагыш уты, бәлки, сүрелер.
Кар өстендә калган синең эзләр
Гөлләр кебек язын терелер.

Кар өстеннән бүген ялгыз атлыйм,
Йөрәгемдә кышлар салкыны.
Нигә сүнде дөрләп янган сөю,
Калды җанда сагыш ялкыны.

К у ш ы м т а.

Кар бөртеге эри кулларымда,
Гүя тама әче яшьләрем.
Ак бураннар аша кире кайтсаң,
Сөям, диеп кабат дәшәрмен.

К у ш ы м т а.