Сөюләрдән дәва юк икән

Җаным сызлый, белмим, дәваларны
Кайдан гына микән табарга?
Әллә инде ялгыз язган микән
Сөю утларында янарга?

К у ш ы м т а.
Күп эзләдем дәва сагышлардан,
Чын сөюдән дәва юк икән:
Мәхәббәттән янган йөрәгемне
Дәвалаучы бары син икән.

Януларын басмый йөрәгемнең
Ялгыз яшәүләрнең салкыны.
Башка ярлар бары вакытлыча,
Җанда калды синең ялкының.

К у ш ы м т а.

Онытырга теләп синнән киттем,
Онытып булмый, һаман юксынам.
Алыштыра алмый сине беркем,
Торган саен ныграк сагынам.

К у ш ы м т а.