Сабан туе җыры

Шаулый урман, гөрли болын.
Туган җир сагындырган.
Сабантуйга дуслар кайткан,
Туганнар юксындырган.

К у ш ы м т а:
Их сабантуй, сабантуй!
Бүген бәйрәм, бездә туй!
Кунакларга олы хөрмәт,
Табыннарга сыйны куй!

Яшь чакларны искә алып,
Җилдереп биик әле.
Дус-ишләрнең, кардәшләрнең
Күңелен күрик әле.

К у ш ы м т а.

Көрәшчеләр мәйдан тота –
Билләрендә сөлгеләр.
Ничек төгәл чүлмәк вата
Апалар һәм сеңелләр.

К у ш ы м т а.

Атлар килә томырылып,
Тузаннар тузгып кала.
Ир-егетнең уңганлыгы
Сабантуйда сынала.

К у ш ы м т а.