Сагындыра газиз бусага

Туган җирдән читкә китәм диеп
Юк иде лә уйлар башымда.
Язмыш кына гомер каегымны
Чит җирләргә илтеп ташлады.

К у ш ы м т а:
Сагынганда сиңа йөгереп кайтам
Вакытлыча гына булса да.
Әнкәй рухын тоеп җылынырга
Бар нигезем, газиз бусагам.
Ярый әле кайтып сыенырга
Бар нигезем, газиз бусагам.

Туган җирсез яшәү кыен икән,
Торган җирләр матур булса да.
Сагындыра, көн дә юксындыра
Туган нигез, газиз бусага.

К у ш ы м т а.

Язмыш дигән тирән дәрья буйлап
Гомер каеклары чайкала.
Язмыш безне гомер азагында
Туган җиргә кире кайтара.

К у ш ы м т а.