Сагындырып исә Саба җиле

Сагындырып исә Саба җиле,
Урман-күлләрендә ак томан.
Ак томаннар аша, урман буйлап,
Язлар җитсә, кайтырсың сыман.

К у ш ы м т а:
Балачакка кайтам, бала коштай,
Син утырткан урман буена.
Сагындырып төшкә керәсең гел,
Тик син генә әткәй уемда.

Сагышланып исә Саба җиле,
Саба юлларында ак буран.
Буран диеп тормый, элеккечә,
Каршыларга чыгарсың сыман.

К у ш ы м т а.

Үткәннәрдән исә Саба җиле,
Басуларда тургай тавышы.
Урман юлы буйлап кайтып киләм,
Таратырга җанда сагышны.

К у ш ы м т а.

Сагындырып исә Саба җиле,
Печәннәре төшәр берзаман.
Урманыңа, Саба, күлләреңә
Синең рухың чакыра сыман.

К у ш ы м т а.