Сагындырып искә төшәсең

Сагындырып искә төшәсең гел,
Төшләремә, әнкәй, керәсең.
Безнең өчен бакый дөньяда да
Борчыласың, ахры, күрәсең.

Сагындырып искә төшәсең гел,
Мамык шәлләреңне ябынып.
Ятимлекнең ачы яралары
Йөрәгемне йөри яндырып.

Сагындырып искә төшәсең гел,
Үсеп җитте онык-кызларың.
Төшләремдә һаман иркәлиләр,
Әнкәй, синең җылы кулларың.