Сагыну

Синең янга килдем тагын, әнкәй,
Тынгы тапмый ялгыз җаныма.
Дәшмәсәң дә гүя ишетелә
Син җырлаган моңсу көй миңа.

К у ш ы м т а:
Зират буйлап искән ятим җилләр
Сыйпап узды бүген чәчемнән.
Кыен икән, әнкәй, кыен икән
Аерылу газиз кешеңнән.

Язлар җитсә, сине эзли күңел.
Көзләр килсә, бигрәк кыен ла.
Кемгә сөйлим, әнкәй, серләремне?
Син булмагач, сөйлим каенга.

 

К у ш ы м т а.

Еллар үткән саен тирәнәя,
Тирәнәя генә яралар.
Үткәннәргә ләкин кайтып булмый,
Ерагая гына аралар.

К у ш ы м т а.