Сайланып йөргән идем

(Шаян җыр)

Алларга манган идем лә,
Гөлләргә манган идем.
Мәңге чибәр, яшь калам, дип
Сайланып йөргән идем.

Алга манган, гөлләр алган
Яшьлегем узып киткән.
Мине сөеп йөргән ярлар
Елмаеп йөри читтән.

Акыл ник соңлап килә соң,
Соңарып керә микән?
Мәңге яшь калам диюләр
Уйдырма гына икән.

Алларым уңды инде лә,
Гөлләрем сулды инде.
Күп сайланып йөри торгач,
Ялгызым калдым инде.