Син бары тик берәү

Язмышым бүленде икегә,
Хисләрең сүрелде ник иртә?
Син безнең сөюне
Ник бүлдең икегә,
Табыныйм мин бүген соң кемгә?

К у ш ы м т а:
Йөрәкләр бер булып типкәндә,
Язмышлар бүленми икегә.
Мәхәббәт була ул бер генә, бер генә,
Бәхетләр бүленми икегә.

Көннәрем ник болай сагышлы,
Ходайдан язылган язмышмы?
Син минем бәгырьне
Ник кистең икегә,
Кайсыбыз төзәтер ялгышны?

К у ш ы м т а.

Елганы бүлсә дә ике яр,
Тик берәү була ул сөйгән яр!
Бәхет булмый икәү,
Син бары тик берәү,
Ходайдан бирелгән насыйп яр!

К у ш ы м т а.