Син кирәк

Кояш кебек кинәт кабындың да
Йолдыз кебек күктән атылдың.
Утка салып нигә йөрәгемне,
Таң йолдызы кебек югалдың?

Әллә инде артык яратудан
Татлы хисләр иртә сүрелде?
Сөям диеп биргән вәгъдәләрең
Өметемне һаман сүндерми.

Туңган җанны кабат җылытырга
Сине көтәм, миңа син кирәк.
Син кайтмасаң, бәгърем, яннарыма,
Сагышлардан сүнәр бу йөрәк.