Сине генә көтәм язларда

Язлар килә, бетәр сагышларым,
Гөлләр кебек күңлем уяныр.
Язлар кабат сине алып килсә,
Йөрәгемдә сөю кабыныр.

К у ш ы м т а:
Сине көтәм, әгәр син кайтмасаң,
Килмәс кебек быел язлар да.
Язлар белән бергә сөендереп,
Җаннарымны күм син назларга.

Тургайларга кушлып җырлый күңлем,
Сөю җырым түгелә җанымнан.
Киек казлар мине алып китә
Хыялымда синең яныңа.

К у ш ы м т а.

Синнән башка дәва таба алмыйм
Сагнулардан талган җаныма.
Язлар белән бергә сине көтәм,
Кошлар кебек очам яныңа.

К у ш ы м т а.