Сине миңа язмагач

Бакчамдагы сандугачым
Өзлеп сайрый соң нигә?
Синең татлы иреннәрең
Насыйп микән соң кемгә?

К у ш ы м т а:
Сине миңа язмагач,
Мине сиңа язмагач,
Ялгыз калган сандугачтай
Моңаям бергә булмагач.

Назлап үргән толымнарың
Таратыр микән кемнәр?
Минем кебек сине өзлеп
Яратыр микән кемнәр?

К у ш ы м т а.

Бәлки, кабат кавышырбыз,
Онытып үпкәләрне.
Йөрәккәйләрем өзелә,
Онталмыйм үткәннәрне.

К у ш ы м т а.