Синнән башка, әнкәй, кыен яшәү

(Үкенү)

Көтмәгәндә киттең, әнкәй, җирдән,
Ялгыз калдык синнән аерылып.
Синнән башка кыен яшәүләре,
Канатыбыз калды каерылып.

К у ш ы м т а:
Язмышларга, ахры, язылгандыр,
Ятимлекнең тойдык ачысын.
Исән чакта кайта алмаганга,
Ходай бирә бергә җәзасын.

Кайтыр диеп көн дә көткәнсеңдер,
Күзләреңне юлдан алмыйча.
Кайталмадым, йөрдем дөнья куып,
Бәхиллегең калдым алмыйча.

К у ш ы м т а.

Исән чакта кайтып хәлен белик,
Әнкәйләрнең белик кадерен.
Искә төшеп, төшләремә кереп,
Өзгәләнә бүген бәгырем.

К у ш ы м т а.