Тәтешем – минем бәхетем

Данлы тарихны саклыйлар
Тәтешем урамнары.
Үз итеп каршы аласың
Читләрдән кайтканнарны.

К у ш ы м т а:
Тәтешем диеп дәшәмен,
Сәламлим ераклардан.
Тәтештә калган бәхетем
Чакыра офыклардан.

Мул уңыш бирә кырларың,
Эш сөя уңганнарың.
Әче булса да бик якын
Тәтешнең баланнары.

К у ш ы м т а.

Идел бөркете кебек син,
Нык булсын пар канатың.
Кайда гына яшәсәм дә,
Син минем бер канатым.

К у ш ы м т а.