Татлы ялган

Мин табындым сиңа, йөрәгемне
Ачмадым мин синнән башкага.
Тик син генә кайнар хисләреңне
Бүләк иттек нигә ятларга?

К у ш ы м т а:
Кирәк түгел хәзер акланулар,
Сүзләрең бал булып тамса да.
Ач йөрәгең, әйт дөресен миңа,
Күңелкәең бит синең башкада.

Мин табындым сиңа, тик син генә
Аңламадың, әллә ялгыштың.
Әллә соң син ачы бүләгеме
Ходай миңа язган язмышның?

К у ш ы м т а.

Мин табындым алиһәдәй күреп,
Шул табыну булды ялгышым.
Татлы ялган булган сөюләрең,
Татлы уен булган язмышым.

К у ш ы м т а.