Теләчем

Балачакка кайтып киләм,
Сагынып Теләчемне.
Әнкәем кебек син мине
Сагынып көтәсеңме?

К у ш ы м т а:
Әй Теләчем, Теләчем,
Килми синнән китәсем.
Нигә һаман, төшкә кереп,
Үзәгемне өзәсең.

Белмәдем синнән киткәнче
Исемә төшәсеңне.
Сине уйлап чит җирләрдә
Сагыштан көясемне.

К у ш ы м т а.

Язмыш йөртә – кабат китәм,
Үпкәләп калма инде.
Читтә йөргән улларыңа
Бәхетләр телә инде.

К у ш ы м т а.

Әй Теләчем, Теләчем,
Кайтсам, килми китәсем.
Чит җирләрдә сагынуларга,
Белмим, ничек түзәрсең.

К у ш ы м т а.