Үткәннәргә дәшә…

Үткәннәргә дәшә синең тавыш,
Язлар булып кайта яшьлегем.
Сөюләрдән бергә дөрләп яндык,
Яшеннәрдәй бергә яшьнәдек.

Үткәннәргә дәшә синең җырың,
Моңы булып кайта җәйләрнең.
Синең җырың калган күңелемдә
Иң матуры булып көйләрнең.

Үткәннәргә дәшә синең назың,
Иң татлысы тәүге хисләрнең.
Үткәннәрдә калган мәхәббәтем,
Синнән башка мин соң нишләрмен?

Үткәннәргә дәштем, яшьлегемнән
Эзләп йөрим сине язлардан.
Җырың гына кайта кайтаваздай,
Тик үзең юк, эзлим кайлардан?