Үткәннәргә юллар юк

Сүтелә уйлар йомгагы,
Якыная көзләрем.
Гөлләр генә сибәр идем,
Белмим, кайда эзләрең?

К у ш ы м т а:
Кайтып булмый яшьлегемә,
Сагынып еласам да.
Үткәннәргә юллар ябык,
Юксынып сызлансам да.

Сүтелә гомер йомгагы,
Күңелдә яшьлек сере.
Ятка калган сөйгән ярны
Кайтарып булмый кире.

К у ш ы м т а.

Түгелә йөрәк сагышым,
Якыная көзләрем.
Син калган якларга карап,
Талды инде күзләрем.

К у ш ы м т а.