Туган җир

Торган җирем гүзәл булса да,
Сагынып яшим туган ягымны,
Бәрхет кебек бәбкә үләнендә
Ялантәпи йөргән чагымны.

К у ш ы м т а:
Торган җирем матур булса да,
Җанга чит шул, никтер ят икән.
Туган җирдәй җанга якын җирләр
Бу дөньяда тагын бар микән?

Туган якка кайтсам, кушылып җырлыйм
Чишмәләре сузган көйләргә.
Туган җирдә сөйгән ярлар калды,
Яшьлек калды сагынып сөйләргә.

К у ш ы м т а.

Туган җирдә калды әткәй-әнкәй,
Дога юллыйм һәрбер иртәдә.
Гомер үтә сагынып нигеземне,
Дөнья куып чит-ят җирләрдә.

К у ш ы м т а.