Туган җирем – Яшел Үзән

Иделем акчарлагыдай
Киң синең канатларың.
Диңгезләрне иңләп йөзә
Төзегән корабларың.

К у ш ы м т а:
Яшел Үзән – гүзәл җирем.
Читтә гомерләр үткән.
Акчарлактай гел талпынып,
Күрешү көнен көтәм.

Кайда йөрми, ниләр күрми
Эш сөйгән кыз-улларың.
Илем өчен башын салды
Каһарман батырларың.

К у ш ы м т а.

Йөзьяшәр имәннәреңнән
Көч алып яшим читтә.
Синдә үткән балачагым
Хәтердән чыкмый һич тә.

К у ш ы м т а.

Ераклардан сагынып кайтам
Туган ягым кырларын.
Сине сагынып, туган ягым,
Туа моңлы җырларым.

К у ш ы м т а.