Туган көн җыры

Туган көндә телибез без
Теләкләрнең изгесен.
Кайгы-хәсрәт каралтмасын
Күңелеңнең көзгесен.

К у ш ы м т а:
Туган көндә ел да шулай
Бергә күрешик әле.
Синең бәхетле көнеңне
Җырлап үткәрик әле.

Туган көнең ел да шулай
Гөл-чәчәккә күмелсен.
Гомерең үтсен дуслар белән,
Ялгыз үтә күрмәсен.

К у ш ы м т а.

Бик күңелле ел да шулай
Бергә күрешүләре.
Кунак итик туганнарны,
Дусларны, күршеләрне.

К у ш ы м т а.