Туган нигез

Язлар саен илләр гизеп
Кайталар кошкайларым.
Мин чарасыз – юк канатым,
Очып ла кайталмаем.

К у ш ы м т а:
Туган нигез, мин бит синсез
Адашкан кошлар кебек.
Язлар саен юлга дәшеп,
Ашкынып ярсый күңел.

Ничә кабат атларымны
Җигеп, кире тугардым.
Бәхет эзләп чит җирләрдә
Күпме юллар урадым.

К у ш ы м т а.

Төшләремдә сиңа кайтып,
Эчәм чишмә суларын.
Нигеземә кайтып килсәм,
Югала сагышларым.

К у ш ы м т а.