Яңа ел җыры

Энҗе карлар бөтерелә
Туган як кырларында.
Бәллүр бокаллар чыңласын
Бәйрәм табыннарында.

К у ш ы м т а:
Яңа ел яңа җыр шикелле,
Нурлы ай яктыртсын күгеңне.
Яңа ел яңа көй шикелле
Уятсын һәр ялгыз күңелне.

Яңа еллар алып килсен
Безгә яңа шатлыклар.
Алып килсен яңа җырлар,
Яңа дуслар, танышлар.

К у ш ы м т а.

Яңа елда бәхет иңсен
Мәхәббәт көткәннәргә!
Сүрелмәсен сөю дәрте
Наз тулы йөрәкләрдә.

К у ш ы м т а.