Ялгыз калсам

Ялгызлыктан сулган чакларымда
Яшәү дәрте миңа бирәсең.
Йөрәгемә очкын саласың да
Ник калдырып кабат китәсең?

К у ш ы м т а:
Үтенәм синнән, сирәк булса да син
Күрешергә тап бер чарасын.
Сине көтәм, син дә минем, беләм,
Сөю утларымда янарсың.

Ялгызлыкта туңган чакларымда
Җаннарыма җылы өрәсең.
Бергә сөю утларында яну
Язмагандыр безгә, күрәсең.

К у ш ы м т а.

Ялгызлыкта калсам, җаным өши,
Кулдан төшә бөтен эшләрем.
Күңелемдә яшәү уты сүнәр,
Син булмасаң, мин соң нишләрмен?!

К у ш ы м т а.

Ярый син бар әле бу дөньяда!
Сөюеңә яшим җылынып.
Син булганда гына яшәү матур,
Гомер үтә дәртле җыр булып.

К у ш ы м т а.