Ялгыз сөю була канатсыз

Үткәннәрдә янган учакларның
Уты сүнгән, күрмим яктысын.
Сиңа булган сөю хисләремнең
Сүнеп бара соңгы чаткысы.

К у ш ы м т а:
Ялгыз калса сөю яши алмый,
Яшәсә дә була канатсыз.
Каермагыз парлы канатларны,
Ялгыз калса сөю канатсыз.

Сөю гөлен нигә сакламадык?
Тиз коелды сылу таҗлары.
Җан сөйгәнне әгәр бер югалтсаң,
Кабатланмый бәхет язлары.

К у ш ы м т а.

Сине эзләп кайттым яшьлегемә,
Соңга калдым, инде син ерак.
Сагыш кына телә йөрәгемне,
Ялгыз күке елый пар сорап.

К у ш ы м т а.