Ялгызларны яратыгыз

Язмышына шулай язылгандыр –
Бәхет кошы очкан читләргә.
Сөю көтә салкын түшәгендә,
Бер ялгызы озын кичләрдә.

К у ш ы м т а:
Ялгызларның җанын сызлатмагыз,
Йөрәккәе янып сызганда.
Ялгызларны бары яратыгыз,
Җылытыгыз җаны туңганда.

Ялгызларны бары яратыгыз,
Кызганмагыз күңел җылысын.
Ялгызларны ялгыз елатмагыз,
Багышлагыз җырның моңлысын.

К у ш ы м т а.

Сагышларын аның таратыгыз,
Бүләк итеп гөлләр язларын.
Ялгызларны бары яратыгыз,
Кызганмагыз сөю назларын.

К у ш ы м т а.