Яндык, ахры, сөюдән

Болыннарны ялгыз ураганда,
Искә алам бергә чакларны.
Сине сагына болын гөлләре дә,
Күз яшедәй гүя чыклары.

К у ш ы м т а:
Мәхәббәттә яндык дөрли-дөрли,
Бәхет гөле күккә үрелде.
Сөюләрдән янган хисләребез
Нигә, иркәм, нигә сүрелде?

Сызылып ла таңнар аткан чакта
Сандугач та ялгыз моңлана.
Сагышларга салма йөрәгеңне,
Сандугачлар җырын тыңлама.

К у ш ы м т а.

Сине сагынып күктә йолдызлар да,
Ялгыз ай да баткан уйларга.
Бәхетлеләр булып кавышырга
Язмагандыр безгә туйларда.

К у ш ы м т а.