Ярат, димим, мине

Ярат, димим, мине,
Ярат син дөньяны!
Ярат, иркәм, алсу таңнарны!
Таң атканда тыңла сандугачны,
Сандугачтан от син җырларны!

Ярат, димим, мине,
Ярат син язларны!
Язгы болындагы гөлләрне!
Гөлләр булып сиңа мин дәшәрмен,
Ярат болындагы гөлләрне!

Ярат, димим, мине,
Ярат син көзләрне!
Соңгы яфрак очып китсә дә.
Мин килермен сиңа назлар белән,
Мин ул диеп ярат көзләрне!