Яратып кара

Хисләремне аңлыйм дисәң,
Күземә минем кара.
Сине һаман алмый
Гомерләр үтеп бара.

К у ш ы м т а:
Яратам, дип, яратмыйм, дип
Телмәче йөрәгемне.
Яратмасаң, әйт дөресен,
Өзмә син үзәгемне.

Сөям дигән сүзең көтеп
Яшьлегем узып бара.
Яратмыйм, диеп әйткәнче
Мине яратып кара.

К у ш ы м т а.

Хисләремнең хаклыгына
Төшенерсең үзең дә.
Сөю йолдызы кабыныр
Безнең бәхет күгендә.

К у ш ы м т а.