Яшәгез бергә

(Туй җыры)
Гел бергә булырга вәгъдәләр бирдегез
Сез бүген матур туй көнендә.
Ярату хисләре сүнмәсен гомергә,
Мәхәббәт яшәсен мәңгегә.

К у ш ы м т а:
Иртәсен, кичен дә, төнен дә
Мәхәббәт сүнмәсен күңелегездә.
Яратып яшәгез, аңлашып яшәгез гомергә,
Пар аккошлардай бергә.

Яратып яшәргә вәгъдәләр бирдегез!
Шаһитлар барыбыз бу сүзгә.
Бәхетнең олысын, шатлыкның зурсын
Юлласын Ходаем тик сезгә.

К у ш ы м т а.

Яшьлектә кабызган гаилә учагын
Сүндерми саклагыз, гомергә.
Җил-яңгыр тидерми, сөюне какмагыз.
Бәхетле булыгыз сез бергә!

К у ш ы м т а.