Яшик сөенеп кенә

Язмышыма рәхмәт укып
Яшәдем гомер буе.
Изге догаңнан аерма,
Җиткәнче соңгы туем.

К у ш ы м т а:
Гомер юлын бергә үттек,
Сөеп, сөелеп кенә.
Яшик әле сөенешеп,
Бәхетем, диеп кенә.

Сандугачлар килгән безгә,
Сайрыйлар өзеп-өзеп.
Синсез бер көн яши алмыйм,
Яратам, булмый түзеп.

К у ш ы м т а.

Бәхетебез капкаларын
Кайгы җиле какмасын.
Гомер көзләре җиткәндә
Үкенергә калмасын.

К у ш ы м т а.