Яшьлегемә кабат дәшмә инде

Ник очрадың, ярсу күңелемне
Назлап үтте гүя яз җиле.
Җилкендереп кабат йөрәгемне,
Яшьлегем, дәшмә син мине.

Калдырсам да сине ялгызыңны,
Күзләреңнән тойдым назыңны.
Күңел кылларыма, зинһар, кагылмачы
Хәтерләтеп яшьлек язымны.

Яндырмачы кабат йөрәгемне,
Сагынсаң да мине, әйтмә, түз!
Үткәннәрне, зинһар, оныт инде,
Мәхәббәттә безнең инде көз.