Ач инде серләреңне

Белмим, нигә читләшәсең,
Яшерәсең күзеңне.
Хисләреңне һаман әйтми,
Тилмертәсең үзеңне.

К у ш ы м т а:
Яшермә күзләреңне,
Ач инде серләреңне.
Бер елмаеп каравың да
Бәхетле итә мине.

Аккошлар кебек йөзәсең,
Сихерле йөрүләрең.
Әллә инде сихерләдең,
Сөйкемле көлүләрең.

К у ш ы м т а.

Яратам, дип әйтсәң әгәр,
Ятларга сине бирмәм.
Сөеп туймам гомрем буе,
Бәхетле булыйк, иркәм.

К у ш ы м т а.