Актүбә чибәренә

Актүбәнең бер чибәре
Үзәкне өзә икән.
Өзгәләнгән күңелкәем
Ничекләр түзә икән?

К у ш ы м т а:
Актүбәнең шул чибәрен
Сагынып яшим читтә.
Актүбәгә кайтам әле,
Җиләкле җәйләр җитсә.

Актүбәнең чишмәләре
Суы тәмле, хикмәтле.
Янып торган иреннәре
Әллә инде ширбәтле?

К у ш ы м т а.

Актүбәнең аланында
Кызарып җиләк пешкән.
Кайтыр идем яннарыңа,
Җилләре каршы төшкән.

К у ш ы м т а.