Башка ярлар миңа кирәк түгел

Сәламнәрем юллыйм җилләр белән,
Ишетерсең, бәлки, таңнарда.
Оныттыңмы әллә, хәбәрең юк,
Син йөрисең микән кайларда?
Белмим инде нәрсә уйларга.

К у ш ы м т а:
Пар карлыгач кебек канат җәеп
Минем дә бит килә очасым.
Башка ярлар миңа кирәк түгел,
Сине килә сөеп кочасым.

Су буенда сине хәтерләтеп
Аккош кына ялгыз моңлана.
Синнән башка миңа, җаным, кыен,
Кайт син, иркәм, кайт син, соңлама.
Оныткандыр диеп уйлама.

К у ш ы м т а.

Җилләр аша юллыйм сәламемне,
Бәлки, ишетерсең – сагынсаң.
Мин дип уйла: назлап иренеңә,
Чәчләреңә җилләр кагылса.
Карлыгачлар канат кагынса.

К у ш ы м т а.