Бер көн җитә

Уй йомгагын сүтәм салмак кына,
Гомер эзе кала сузылып.
Үткәннәрне искә алган саен,
Йөрәк яна, тибә тузынып.

К у ш ы м т а:
Уза гомер, уза ник ашыгып?
Ник туктамый икән беразга?
Яшьлегемә әгәр кайтып булса,
Кайтыр идем кире шул язга.
Чын сөюне тою өчен җитә,
Бер төн (көн) җитә, җитә бик аз да.

Төшкә кереп нигә соң йөдәтә
Тәүге сөю, синең назларың?
Синең белән узган һәр көн хәтеремдә,
Сагындыра нигә язлары?

К у ш ы м т а.

Кайтып булмый икән теләсәң дә,
Бар да калган ерак, үткәндә.
Һәрбер көнгә, һәрбер айлы төнгә,
Сөенеп яшик гомер иткәндә.

К у ш ы м т а.