Бер минутка

Йөрәгемә салган яралардан
Җаным әрнеп күңлем тулса да,
Хәлләремне белеп китсәң иде
Бер минутка гына булса да.

К у ш ы м т а:
Тик бер көнгә, бары бер көнгә
Яннарыңда килә буласым.
Бер сәгатькә, бары бер минутка
Сөюләрдән килә янасым.
Яшьлегемә килә кайтасым.

Сиңа булган үпкәләрне онтып,
Сөеләсем килә онтылып.
Сиңа булган кайнар хисләремнән
Теләсәм дә булмый котылып.

К у ш ы м т а.

Хәлләремне белеп китсәң иде
Бер минутка гына булса да.
Гаепләмәм, язмыш яралары
Гомерлеккә җанда калса да.

К у ш ы м т а.