Бик авыр китүләре

Догаларым сиңа юллыймын,
Газиз туган авылыма.
Сиңа кайттым ераклардан
Җанга дәва алырга.

К у ш ы м т а:
Әйдә, дускай, узыйк әле
Җырлап авыл урамын.
Картлар яшьлеккә кайтсыннар
Яшьләр үрнәк алсыннар.

Авылымның күңеле киң,
Чит җирләрдә йөрсәм дә.
Каршы ала колач җәеп,
Кайчан кайтып керсәм дә.

К у ш ы м т а.

Иман биреп урамыңа
Яңгырый моңлы азан.
Мин һаман да, авылкаем,
Синең бер моңлы балаң.

К у ш ы м т а.

Әнкәемдәй мине якын итеп
Каршылый әбиләре.
Сиңа кайту бик тә рәхәт,
Кыендыр китүләре.

К у ш ы м т а.