Чын дуслар була сирәк

Дөнья көтәр өчен җирдә
Ышанычлы дус кирәк.
Сине аңлый торган дуслар
Була ләкин бик сирәк.

К у ш ы м т а:
Якын дуслар, фикердәшләр
Күп булмый, була сирәк.
Чын дусларың булсын дисәң,
Үзең кеше булырга кирәк.

Дуслар булса, сөенечләр,
Шат көннәр була күбрәк.
Авыр чакта хәлләреңне
Белсәләр җиңелрәк.

К у ш ы м т а.

Чын дус булып яшик әле,
Җанга салмый җәрәхәт.
Дуслар булса яннарыңда,
Гомер итүе рәхәт.

К у ш ы м т а.