Эх, Мишә буйлары

Ел да сине сагнып кайтам,
Авылым юксындырган.
Якыннарым, туганнарым,
Дусларым сагындырган.

К у ш ы м т а:
Эх, Мишә буйлары,
Сагындыра җырлары.
Барыбызны үзенә җыя
Туган як болыннары.

Томырылып атлар килә,
Ут чыга тоягыннан.
Ник аера микән язмыш
Газиз туган ягымнан.

К у ш ы м т а:
Эх, Мишә буйлары,
Салкын чишмә сулары.
Чит җирләрдә нигә йөртә
Безне язмыш юллары.

Тальян моңнары тынмасын
Авылым урамында.
Көрәшчеләр бил алышсын
Сабантуй мәйданында.

К у ш ы м т а:
Эх, Мишә буйлары,
Чак(ы)ра урман-кырларың.
Гөрләп үтсен авылымда
Ел да Сабан туйлары.