Гомер кыска

Яшьлек үткән саен уйландыра,
Акыл керә бугай безгә дә.
Гомер генә, бездән сорамыйча,
Кереп бара ашыгып көзләргә.

К у ш ы м т а:
Гомер кыска, яшәү аралыгы
Кыска гына барыр юл кебек.
Бергә кичкән бәхет мизгелләре
Кабатланмый торган җыр кебек.

Көзләр җитә диеп моңсуланмыйм,
Үкенерлек түгел үткәне.
Бергәлектә бары яшәү яме,
Тигез булсын алда көткәне.

К у ш ы м т а.

Гомер үтә, сөю җимешләре
Көзләр җиткән саен баллана.
Оныкларның сөю уты булып
Безнең сөю бит кабатлана.

К у ш ы м т а.

Нинди бәхет – сөю кабатлана.
Гомер кыска, ләкин ул татлы.
Бәхетебез булсын гомерлеккә,
Юк, кертмик без җанга чит-ятны.

К у ш ы м т а.