Гомерләр үтә икән

Гомерләр үтә икән,
Ага да китә икән.
Агымсуларга ияреп,
Яшьлегем үтеп киткән.

К у ш ы м т а:
Гомерләр үтә икән,
Узганга карыйм читтән.
Беркайчан да узмый торган
Мәхәббәт кенә икән,
Мәхәббәт сүнми икән…

Гомерләр үтә икән,
Чәчкә чал кертә икән.
Яшьлекнең кайнар чаклары
Хәтердән китми икән.

К у ш ы м т а.

Яшьлекләр үтә икән,
Гомер, һай, кыска икән.
Сизмичә дә калганмын –
Яшем иллегә җиткән.

К у ш ы м т а.