Хушлашырга, зинһар, ашыкма!

Хушлашырга, зинһар, ашыкмачы,
Югалтасым килми мин сине.
Язмыш, диеп, мине юатма да,
Иңнәремнән кочма син минем.

Оныт, дисең, оныт үткәннәрне,
Онталмасам мин соң нишләрмен?
Синнән башка салкын түшәгемдә,
Җаным, диеп кемгә дәшәрмен?

Хушлашырга, зинһар, ашыкмачы!
Соңгы төн бу – бергә үткәрик.
Соңгы тапкыр узган бәхет өчен
Ачы шәрабларны күтәрик.

Озатырга чыкмыйм, үпкәләмә,
Күз яшьләрем, беләм, тыялмам.
Сине алып киткән олы юлдан
Гомер буе күзем алалмам.