Ике гомер кирәк түгел

Гомерләрне кыска дисәләр дә,
Сөенеп яшик язган гомерне.
Үткәннәрдә калган үкенечләр
Телмәсеннәр иде бәгырьне.

К у ш ы м т а:
Ике гомер мин теләмим сиңа,
Һәр туган көн булсын кадерле.
Язмышларга яшик уфтанмыйча,
Кадерләрен белеп гомернең.

Картаябыз диеп хафаланма,
Елларымны минем санама.
Сөю хисе һаман арта гына,
Ак чәчләргә син һич карама.

К у ш ы м т а.

Ике гомер миңа кирәк түгел,
Бер гомерем булсын гомерле.
Биргәненә шөкер итә белеп,
Узыйк бергә тигез гомерне.

К у ш ы м т а.