Исән чакта кайтыйк әнкәйләргә

Колыннардай уйнап болыннарда,
Үткәннәрдә калган балачак.
Әнкәемнең назлап иркәләве,
Еракларда калган сабыйчак.

К у ш ы м т а:
Сабый чакка кайтып куеныңда
Сөеләсем килә кайчакта.
Кайтып булмый, булмый сөелеп тә,
Газиз әнкәй китте кайтмаска.

Кире кайтсаң, әнкәй, яннарыма,
Китмәс идем мин дә читләргә.
Син булмагач, әнкәй, яныбызда,
Кояш сүрән кебек күкләрдә.

К у ш ы м т а.

Син булмагач, ай да сүнгән кебек,
Төнем салкын, җаным сагышлы.
Исән чакта кайтыйк әнкәйләргә,
Борып булмый гомер агышын.

К у ш ы м т а.