Әйтә күрмә

Текәлеп бер карадың да
Ут салдың йөрәгемә.
Күз алдымда хәзер минем
Шул серле күзләр генә.

К у ш ы м т а:
Минем өчен яратылган
Бәхет гөле син микән?
Мин башканы сөям, диеп
Әйтә күрмә тик, иркәм.

Ходай биргән гүзәлемә
Ятлар күзе тимәсен.
Гөлләр кебек гүзәлемә
Сагыш җиле тимәсен.

К у ш ы м т а.

Син минеке булсаң, иркәм,
Авыр сүзләр әйттермәм.
Мин синеке, дисәң әгәр,
Туй итәрбез – көттермәм.

К у ш ы м т а.