Күрше кызы

Чибәр кызлар күп булса да,
Табалмадым тиң ярым.
Ә син күршедә булгансың,
Сөеп туялмас парым.

К у ш ы м т а:
Күрше кызы, күрше кызы,
Син бит якты йолдызым.
Мине бәхетле итәргә
Күктән иңгән йолдызым.

Бәлки, мине көткәнсеңдер
Син һаман да ялгызың.
Йөрәгемне яндырасың,
Назлы шаян йолдызым.

К у ш ы м т а.

Чишмә сулары сафлыгы
Күчкәндер күзләреңә.
Алсу гөлләр сибелгәнме
Әллә соң эзләреңә?

К у ш ы м т а.